Балалар китапханәсендә «Балаларның китап укуын кайгырту» дип аталган конференция үтте (12+)

17 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Балаларның китап укуын кайгырту» дип аталган конференция үтте. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, мәктәп китапханәләре, шәһәрнең мәдәният һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм әйдәп баручы белгечләре  актуаль тенденцияләр һәм замана балалары өстенлек бирә торган әдәбият турында фикер алышты.  

конференция
10
9
8
7
6
2
12
3
4
5
11
1

Җанлы аралашу барышында чыгыш ясаучылар һәм тыңлаучылар балаларны бәйгеләр аша китап укуга җәлеп итү, китапханәдә балалар укуы белән җитәкчелек итү мәсьәләләре турында сөйләште, мәктәп исемлегендә заманча әдәбият темасына кагылдылар. Курчак театры белгече чыгышында чын театр курчакларының да катнашуы әлеге чараның бер бизәге булды. Конференциянең төп өлеше китап укучы кешенең укырга яратмаучы балаларга гамәли киңәшләр бирүе белән тәмамланды.  Конференция бик уңай тәэсирләр калдырды. Барлык катнашучылар яңгыраган тема һәм сорауларның файдасын таныды. Доклад белән чыгыш ясаучыларга катнашучы сертификаты тапшырылды. 

Конференциянең программасы 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: